Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Гаилә елы

Югары Шашыдан Заһидуллиннар: “Хәзерге тормышка куанабыз”

“Кадер-хөрмәттә без бүгенге көндә”, – диләр йөз-чырайларына картлык буразналары сызылса да, яшьлек дәртен, күңел хөрлеген югалт­маган Заһидуллиннар.

Башта гаилә башлыгы Рәшит Заһидуллинның тормыш юлы белән танышыйк. Шушы ук Югары Шашы авылында туса да, авылның чибәр, чая кызы Даниягә өйләнеп, башка чыккач кына яши башлыйлару әлеге йорт-җирдә. Данлыклы “Искра”күмәк хуҗалыгында көч куеп, бик күп хезмәт тирләре агызып, шушындый мәһабәт йорт җитештерәләр. Ә аңарчы кыен балачак, катлаулы үсмер чоры уза ул.

Абыйлары Идрис, Юныс, апасы Лузыя белән бергә үсә. Балачагы әтисе Зариф һәм әнисе Фәйрүзә кочагында үтә.

 – Куанырлыгым бар. Балалар исән-сау, булышалар, – ди.

Машиналарның ниндиен генә күрми дә, кайсысының гына рулен борырга туры килми аңа. Барысы 42 ел машина руле генә бора ул. “ГАЗ”икта да, “ГАЗ-52”, “ЗИЛ-150”, “бензовоз”да, соңрак авылның янгын сүндерү машинасында да эшли. Шуңа күрә күмәк хуҗалыкның атказанган колхозчысы исеменә лаек була. Соңгысы белән бәйле хатирәне искә алып узды. Күмәк хуҗалык машиналары Чистайга кадәр барып ашлык алып кайталар. Бензин тутырып Рәшит абый да бара.

– Кышкы салкыннар башланган чор. Алда баручылардан калырга ярамый. Өстәвенә, юлны кыскартырга теләп Идел аша чыктык. Бик куркыныч иде, машина ишеген ачып куеп бардык, – ди.

Яшь чакта армиядә Германиядә 3 ел хезмәт итә. Артиллерия гаскәрендә хезмәт юлы узуын әле дә сагынып искә ала.

Дания апа да хатирәләргә бирелеп алды.

– Барысы 7 бала үстек. Газим абый Ватан сугышында һәлак булды. Икенче абыем Әхәт абый хәрби юнәлешне сайлап китте, шулай да гаиләгә нык булышты…

Тулырак газета битләреннән укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев