Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Гомер буе сиңа гашыйкмын

Эш таныштырды, ә язмыш кавыштырды

Әтнә район электр челтәренә эшкә килгәндә миңа яңа гына 19 яшь тулган гына иде. Эшли башлауга ук Әйшияздан Реваль абый: «Бездә өйләнмәгән ике егет бар, сез кияүгә чыкмаган кызлар» дип очраган саен димче ролен үти башлады.

Ә без эшкә сеңлем Раилә белән килеп йөри идек. Үзебезгә дә кызык булып китте, нинди егетләр икән дип. Берсен белдек кем икәнен, икенчесен белмибез генә бит. Үзара гына Раилә белән өйләнмәгән икенче егетне «суженный» дип йөртә башладык. Урыс улап, татар юрап китерә, диләр.

Күпмедер вакыттан соң, бу егетнең Илфат икәнен белдек. Беренче сүзем «Карт бит ул» дигән булды (яшь аермасы 8 ел).

Исемнәре әйтеп, танышкан хәтердә түгел, язга таба хәйран гына дусларча аралаша идек. Илфатның миңа булган кызыксынуы, хөрмәте, әнием ул укып чыккан училище укытучысы икәнен белгәч тагын да артты.

Очрашып йөрү башта да юк иде, бер вакыйга безнең тормышны үзгәртте дә куйды. Мине Илфатның авылдаш егете белән таныштырдылар. Сабантуйда бәлки күрешеп булмасмы, дип сүз катты ул. Ул вакытта башта район Сабан туе уза, кая анда кеше табасың?! Тик Илфат безне тапты. Шул авылдаш егете эзләгәнгә. Авылдашы кушканга эзләде, тик эзләп тапкач, үз кырыеннан бер минутка да җибәрмәде инде мине. Аңлады ахырысы авыз ачып йөрсәң, башкалар алып китәчәген. Үзләренә кунакка, шашлыкка чакырды, шул көннән йөреп тә киттек. Сабантуй көнне очрашып йөри башладык. Июль уртасында кыз сорарга килделәр. Август азагында никах, тагын бер атнадан 3 көн туй итеп өйләнешеп тә куйдык. Ике елдан мәхәббәт җимешебез кызыбыз Рәмзилә туды. Аллаһка шөкер, инде менә 16 ел матур гына тормыш көтәбез.

Никахыбызга ун ел булгач язылган шигырь

Ә хәтерлисеңме???

Нәкъ тә 10 ел элек,

Мулла безгә никах укыды.

Изге теләк әйтеп, дога кылып,

Өйебезне нурга тутырды.

Шул көннән соң без – ир белән хатын,

Сөю, назга тулы күңлебез.

Тормыш имин булсын, борчуларсыз,

Якты булсын һәрчак күгебез.

Әти-әни хәер-фатыйхасы белән

Иңне-иңгә куеп атладык.

Бүгенгәчә тату гаилә булып,

Алар ышанычын акладык

Хәзер инде үзебез әти-әни,

Рәмзиләбез үсеп, зур була.

Аллаһ боерса, тагын берәр айдан,

Аңа да бит 8 яшь тула.

Күпме табыш һәм дә югалтулар

Сыйган икән шушы 10 елга.

Тигезлектән аермасын, Аллаһ,

Парлы булуларга ни тора?

Язсын безгә шулай, пар канатлар булып,

Алтын туебызга җитәргә,

Оныкларны сөеп, бергә шау-гөр килеп,

Тату матур гомер итәргә.

Рамилә Абдуллина, Иске Мәңгәр авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев