Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Гомер буе сиңа гашыйкмын

Гәрәевләрнең мәххәббәт тарихы

Без ирем Илдар белән инде 40 ел бергә яшибез.

Бер-беребезне яратып, якын итеп өйләнештек. Туй көннәре матур истәлекләр, күңелле мизгелләр белән истә калды. Ирем Илдар белән 10 ел яратышып, очрашып йөреп, авырлыклар, күп сынаулар үтеп бергә булдык. Кыенлыкларны бергә җиңеп безнең мәххәббәт тагын да күбрәк якынайтты...

Илдарым әле 40 ел бергә яшәсәк тә яратуын миңа һәрвакыт әйтеп, барлык эшемә булышып, минем өчен ышанычлы, терәк булып тора. Мин кая гына барсам да, капкадан чыгып китү белән аны сагына башлыйм. Илдарым янына тизрәк кайтып, аны күрәсем килә. Йокыдан торып аның ягымлы күзләрен, матур итеп елмаюн күрү, минем өчен бәхетнең, шатлыкның иң зурысы.

Тигезлектә яшәп, бер-береңне якын итеп, яратып яшәвемә, мин Аллаһы Тәгаләгә тезләнеп рәхмәт әйтәсем килә. Без бәхет тә, сәләмәтлек тә, тынычлыкта балаларыбызның игелеген күреп яшәргә язсын. Бу сүзләрем Аллаһы Тәгаләнең амин дигән сәгатенә туры килсен иде.

Олы Әтнә, Гәрәева Резида

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев