Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Гомер буе сиңа гашыйкмын

Илгиз - Гөлназ Габдрахмановларның танышу тарихы

Без бер районда яшәсәк тә,социаль челтер аша таныштык.

Миңа үз эшләрем буенча Казанга кибеткә барасы булды. Казанга алып барырга Илгиз ризалашты. Бу безнең беренче очрашу булды. Юлда барганда әллә ни сөйләшер сүздә булмады... Мин кирәкле әйберне кибеттән алуны уйласам, Илгиз тизрәк барып-кайтуны уйлаган. Казанга барсак, кибет бикле...Иртәгә тагын алып барам сине, -диде Илгиз ишекнең бикле икәнен күргәч. Икенче көнне барганда сүздә күбәйде, кибетне дә кайтуны да уйламадык. 1 ел очрашып йөргәннән соң тәкъдим ясап, өйләнешеп тә куйдык. Бүгенгесе көндә мәхәббәт җимешебез Инсафны үстереп яшәп ятабыз. Аллага шөкер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев