Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Гомер буе сиңа гашыйкмын

Шаймардановларның танышу тарихы

Безнең тормыш иптәшем белән танышу тарихы болайрак булды.

Кыскача гына сезне дә таныштырып китәм.

1989 елның 24 апрелендә, без ике кыз "Шахтер" колхозы Комыргужа авылында ашханәгә практика үтәргә килдек.

8 май, Җиңү бәйрәме алдыннан безнең дә авылыбызга кайтып килү теләге туды.

Ашханәгә кергән егетләрнең дә берсе, кызлар авылыгызга кайтасыгыз килмиме, дип тә сорап куйды. Без әлбәттә "килә " дидек.

Араларыннан, үзен Илфар дип таныштырган тракторчы егет, алайса сәгать 5 тә төшәм, көтегез диде.

Мин зур агач калак белән тары боткасы болгаткан җирдән, әгәр алдасагыз бу агач калак сезгә эләгәчәк, дип шаярттым. Алар көлешеп чыгып киттеләр.

Егет әйткән сүзендә торды. Беларусь тракторы белән без торган йорт янына килеп туктады. Без дә егеткә ялындырып тормадык, тиз генә тракторына утырып авылга юл тоттык.

1989 елның 9 май аеннан очраша башлап, бер елдан артык йөрдек.

1990 нчы елның июль аеннан тормыш корып яши башлавыбызга да 33 ел була.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев