Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Иҗат чишмәсе

Игезәк кызлар бәете

Эльвира Җиһаншина, Олы Мәңгәр ( Тәскирә белән Фәрзәнә оныкларыма багышлана)

Бисмилла дип язып куйдым
Бәетемнең башына -
Исемебезне уйдыгыз
Каберебез ташына.
Ике бер туган идек без,
Ике оҗмах кошлары.
Әти белән әниебезнең
Пар сайрар былбыллары.
Былбыл кошлар талда сайрый,
Без кундык алмагачка.
Абый белән апабызга
Килә алмадык алмашка.
Әти, әни, энҗе-мәрҗән
Уралган муенына.
Әти үз куллары белән салды
Җир ана куенына.
Тар да бик кысан булгандыр
Анабыз карынында.
Хәзер безнең төп йортыбыз
Раббыбызның янында.
Әнкәм безне кутәргәндә
Эшләре гөрләп барды.
Инде туабыз дигәндә,
Әҗәл үзенә алды.
Берни эшләп булмый икән -
Язмышлар шулай булгач.
Карангы җир асларына
Иртә керергә язгач.
Әти, әни, апа, абый -
Күңелебез таша тулып.
Яшәгез бу дөньяларда
ТАТУ бер гаилә булып.
Язлар җиткәч каберебездә
Чәчкә булып атарбыз.
Калдырмагыз догалардан
Без шат булып ятарбыз.
Безнең авыл, безнең нигез,
Мәңгәр, диеп куйганнар.
Без мәнгелек йортка күчтек
Бәхил булыгыз, туганнар.
Кошлар кайтып, язлар җиткәч
Яныбызга килегез.
Без инде ожмах кошлары -
Энже бортеклэрегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев