Сөю капкасы
Кергән идек бу дөньяның Сөю дигән капкаларын ачып. Р.Аймәт.
Кергән идек.
Ул дөньяда бүген
күләгәләр генә йөри качып.
Бездән калган шәүлә
килешалмый
сөю эзли ярсып-ярсып.
Капкалары ябык.
Учаклары сүнгән.
Акыл күптән күнгән.
Тик ни эзлим?
Капка!..
Шыгырдавы…
Чыңлый хәтер кыңгыравы.
Сөйли кебек чишмә челтерәве.
Бәгырь телә сәгать келтерәве.
Сөю дөньясы – урыннар буш!
Күрәм кебек начар бер төш:
без юк җирдә,
юк ышаныч…
Кимсетелгән “Мин”нәр генә
капка даулый
үзен хаклы санап.
Үткән – бүген:
ике заман ярашалмый,
күләгәләр генә җиңү яулый.
…Хәрәбәләр арасында калган
хисләр әрәм…
Ябып чыктым.
Алып чыктым
калыбымны бөтен итеп.
Кояш калка яшәү ямен
төшендереп…
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев