Татармын
Иҗат чишмәсе

Татармын

Рүзия Камаева, Күшәр авылы

Күкрәгемдә һич тә
тарсынмыйча
– «Мин – татар!» –
дип тибә йөрәгем.
Телебезнең бишеге,
кан тамыры –
Шигъриятле туган төбәгем.
Татарлыкның
йөзе булган ягым –
Мәгърифәтле Әтнә яклары.
Горурлыгы булган Мәрҗәние,
Тукае, Хәким, Саматлары...
Алар фикере
безнең аңга сеңгән,
Алар сүзе безнең җырларда.
Башны горур тотып –
«Татармын!» – дип,
Әйтә алам килер чорларга.
Татарлыгым белән
мактанамын,
Татарлыгым – чиксез горурлык.
Милләтемнең
йөзек кашы булган
Тукайлы булу ни торырлык!!!
Әйе, Татар! Җаным, каным белән,
Бар булмышым
шушы милләттән.
Татарлыкны
миннән алып булыр
Соң сулышым белән беррәттән!!!
 

 


Комментарии

  • аватар

    Без имени

    0

    0

    Маладис