18гә төшеп булмый инде...
Фәрдия Төхфәтуллина, Күәм авылы
18 гә төшеп булмый инде хәзер,
Мин бик риза шушы яшемә.
Авыз ерып елмаерга әзер,
Тутлар баскан нурлы йөзем дә.
Үз яшемә туры килә чәчем,
Буем, сыным, атлап йөрешем.
Һәркемгә мин һәркөн бәхет чәчтем,
Үз янымда минем өлешем.
Бәхетемнең бер өлеше ирем,
Балаларым ике телеме.
Оныкларым алты өлеш инде,
Рәхмәт Аллам шушы көнемә.
Туганнарым һәркөн хәлем белә,
Апай диләр олы итереп.
Абый, абый инде барын күрә,
Киңәш бирә туры китереп.
Үткән гасыр кешесе бит инде. . .
Уйлап куйсаң исең китәрлек.
Аллаһымнан сорыйм көн дә ,
Гомер бирче, гомер итәрлек.
Фәрдия Төхфәтуллина. 22.07.2025
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Комментарии
0
0
Рәхмәт игътибарыгыз өчен
0
0