Әйтегезче, нигә күз яшенең тозлы була икән тамчысы?
Айгөл Баһавиева, Күәм авылы
Әйтегезче, нигә күз яшенең
Тозлы була икән тамчысы?
Нигә кайчак бер көтмәгән җирдән
Тезгә суга тормыш камчысы?
Нигә ташый сабыр савытлары,
Алтын булгач, сабыр төпләре?
Әйтегезче, нигә бу тормышның
Өскә калка чүбе... чүпләре?
Әйтегезче, син елаган чакта,
Үксегәндә аулак почмакта,
Нигә кемдер бәхет пыяласын
Тотып ата янган учакка?
Әйтегезче... юк шул, әйталмыйсыз,
Кем үлчәгән хата-хаклыгын.
Бәһа элгән кәгазь кисәгедәй
Кисеп алдык дөнья аклыгын...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев