Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Иҗат

Алдаган бит йөрәк

Айгөл Баһавиева

Мин көзләрне сөймим, дигән идем...
Алдаган бит йөрәк.
Чыра телеп, сөюемә ут элдердем,
Яфрак янсын дөрләп.

Мин көзләрне сөймим, дигән идем...
Көзләр сөймәслекме?
Сөймим дию, хата булган икән
Әллә...иләслекме...

Мин көзләрне сөймим, дигән идем..
Ялган икән...ялган...
Уттай янган яфрак өсләрендә
Парлы эзләр калган...

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев