Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Иҗат

Әни малае (Зөләйха Солтанова)

Миләүшә Рузил белән беренче курста укыганда танышты.

Соңыннан җәй көне алар бергәләп практика узарга китте һәм шуннан соң очрашып йөри башладылар. Бу икесенең дә беренче җитди мөнәсәбәтләре булды.

Рузилнең әтисе юк. Шәһәрдән 300 чакрым ераклыктагы авылда әнисе һәм әбисе белән генә үскән. Алар улларын иркәләп, кадерләп кенә яшәгән һәм, институтка укырга керер вакыты җиткәч, Рузилне үзен генә шәһәргә җибәрергә кыймаганнар. Аның әнисе авыл мәктәбендә тарих укыткан, эшеннән китеп, шәһәрдә бик тиз генә эш тапкан. Алар кечкенә генә фатир яллап, уллары белән бергә шәһәргә күченгән. Әнисе белән әбисе Рузилне тулай торакка җибәрергә курыккан, ул әбисе һәм әнисеннән башка тормышка ияләшмәгән... Һәм менә Миләүшәгә әнисенең «бәхет бөртеге» эләкте шулай...

Әти-әнисе Миләүшәгә: «Рузил сиңа пар түгел», – дип әйтеп карады, әмма бу яшьтә әти-әни сүзен тыңлау бармыни инде ул?

Инде икенче курста укыганда ук, студентлар төрлечә акча эшләргә тырышты. Кызлар балалар бакчасына няня, тәрбияче булып урнашты, кемдер официант яки курьер булып эшләде. Миләүшә чит тел буенча репетитор булып эшләде, үз хезмәтенә артык зур бәя куймады ул, шуңа күрә клиентлары да бик күп булды. Ә Рузил эшләмәде. Әнисе: «Улымны курьер яки йөк ташучы булып эшләр өчен үстермәдем!» – дип, бер генә әйтте. Бу вакытта Миләүшә дә, әле ал күзлекле, беркатлы кыз бала, Рузилгә: «Ярар, эшләмәсәң, эшләмә, безгә мин эшләгән акча да җитеп бара бит», – диде. Алар дуслары белән күңел ачты, кафеларга йөрде, һәм Миләүшә Рузил өчен дә һәрвакыт үзе түләде. Ә Рузил моны ниндидер тиеш әйбер дип кабул итте, аның өчен башта әнисе яки әбисе түләсә, хәзер Миләүшә түли. Рәхәт бит! 

Укып бетергәннән соң, Рузил армиягә барырга тиеш, ә Миләүшә аны көтәргә әзер иде, чөнки егетне бик ярата ул...

Рузил еш кына Миләүшәдә кунарга да калды. Әлбәттә, кызның әти-әнисе моны бик ошатып бетермәде, әмма нишләмәк кирәк... Еш кына Рузилнең әнисе Миләүшәгә акыл да өйрәтергә яратты. Рузил Миләүшәләрдә булган көнне кыздырылган котлет ашаган икән, ә аның ашказаны зәгыйфьрәк, шуңа күрә парда пешкәне генә ярый, әле тагын аңа йомырка ашарга ярамый, һәм ашта пешкән суганны да яратмый икән Рузил... Миләүшә егетне шулкадәр нык ярата иде, аның әнисе әйткәнне бер карусыз тыңлады һәм ярарга тырышты. Хәзер менә «кияү» килер алдыннан Миләүшәләрнең өендә сугансыз гына аш пешерәләр, «зимний» салатны да йомыркасыз гына ясыйлар...

Миләүшә җәй көне дә эшләде. Ә Рузил әнисе һәм әбисе белән авылга ял итәргә кайтып китте. Нәрсәдән ял итәргә? Әмма егетнең әнисенә каршы барырга кыймады Миләүшә. Кыз җәй буе репетитор булып эшләде, ә кичләрен өйдә китап укып утырды. Бу – аның «өй тавыгы» булуыннан түгел, ә егете янда булмаганда күңел ачып йөрисе килмәүдән иде, дөресрәге, үзенә моны рөхсәт итә алмады тугры кыз. Ул араларында җитди мөнәсәбәтләр дип ышана иде.

Рузил авылга кайтып киткәч, беренче атнада алар гел элемтәдә булды, телефоннан сөйләшеп тордылар, языштылар. Ә икенче атнада Миләүшә, ничектер, үзенә урын таба алмыйча йөрде, ә өченче атнада алар Рузил белән бөтенләй диярлек аралашмый башлады. Дөресрәге, егет аңа язмады да, шалтыратмады да. Миләүшә үзе шалтыратса, телефонын алмады.

Рузил 1 сентябрьгә берничә көн кала килде. Миләүшәгә язды, очрашырга тәкъдим итте. Очраштылар, әмма араларында нидер булды. Миләүшә өенә кайткач бүлмәсенә кереп бикләнде дә ярты көн елап ятты.

Бактың исә, Рузил авылда бер кыз белән очрашып йөри башлаган. Алар бергә уйнап үскән, күрше урамнарда яшәгәннәр. Бу кыз Рузилдән 2 яшькә зуррак, шәһәрдә маникюр ясаучы булып эшли. Әти-әниләре шактый бай кешеләр һәм кызларына шәһәрдә фатир алып биргәннәр, төрле яклап тәэмин итеп торалар. Ә Рузилнең әнисе, Миләүшәгә караганда, шул кыз улыма ныграк туры килә, дигән... Рузил дә әнисе белән килешкән.

Миләүшә Рузилне чын күңеленнән ярата иде, араларына Рузилнең әнисе кысылганчы, егет тә аны ярата, дип уйлады. Аңа кияүгә чыгасы килде Миләүшәнең. Бөтен туганнарын, дусларын Рузил белән таныштырып бетерде. Бу хәлдән соң, Миләүшәгә Рузил белән бергә уку, аны көн саен күрү бик авыр булды. Ә Рузил аның яныннан узганда хәтта исәнләшми дә, әйтерсең Миләүшә аны үпкәләткән, рәнҗеткән. Миләүшә бер ел чамасы депрессиядә булды, шулай да, балалар белән эшләгәч, бу халәттән чыга алды ул.

Ә бәлки, моның шулай булуы хәерлерәк тә булгандыр, кем белә, берәр вакыт Рузил әнисенең итәгеннән ычкына алыр иде микән...

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев