Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Иҗат

Әтнәм минем

Гөлүсә Батталова

Әтнәм минем, синдә генә
Халык рухы өзелмәгән, 
Таш калалар төзелмәгән, 
Тибеп чыкмый кара алтын… 
Хезмәтне сәнгать итүче, 
Кырларда икмәк игүче 
Төп байлыгың – эшчән халкың!

Әтнәм минем, синдә генә
Тукай тәүге аваз салган, 
Иҗатына илһам алган.
Йөзең – якты, исемең – ак! 
Мәрҗаниләр мирас иткән, 
Татар халкы горур йөрткән
Туган телне саклаган як!

Әтнәм минем… Синдә генә 
Мәгърифәткә илткән юллар, 
Шигъриятнең үзе булган, 
Жандай газиз басу-кырлар.
Йөрәгендә икмәк белән 
Хикмәт йөрткән газиз халкым, 
Гомер бакый туган җирдә 
Олылый ул бәхет хакын. 

Туграсында – алтын башак,
Сәгадәтле каурый-каләм. 
Буыннардан-буыннарга, 
Арышлардан-бодайлардан, 
Буразналар-ызаннардан
Барып җитсен ихлас сәлам.

Сабаннарда сынатмасын, 
Мәйдан тотсын гомер юргаң.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев