Авылымда - Тукай эзләре!
Алсу Мәрдәнова, Олы Мәңгәр авылы
Кушлавыч, Кырлай, Мәңгәр -
Өч авылның арасы
Бик якын кебек тоела,
Тик элек бу араны
Көннәр буе барасы.
Җигеп пар ат Казаннарга,
Мәңгәр аша барганда,
Габдулла атлы бер егет
Авылыма кереп кунган,
Юл газабыннан арганда.
Ябык кына чая егет
Кичен чыгып клубка,
Тәрәз төбендә утырып,
Һәр нәрсәгә шигырь язган,
Охшаган ул бик шукка.
Военкомат идәннәрен
Олы Әтнәдә таптаган.
Олысына , кечесенә
Сәлам биреп, кулып кысып,
Мәңгәр буйлап атлаган.
Килеп өч көн кунган өенең
Зәңгәрдер түбәләре.
Кыска гына шигыре дә
Боргычлап алып чеметә
Ул чорның түрәләрен.
Язлар җиткәч, Мәңгәр халкы
Шушы йортка җыела.
Тукайны зурлап шигырь укый,
Истәлекле тактасы да
Капкасына куелган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев