Бар! Бар!
Рүзия Камаева
-Кеше күңеле- кара урман,- диләр,
Карурманнарда да аланнар бар.
-Төпкә төште, батты,- дигәндә дә,
Өскә калкып чыга алганнар бар.
Күңелләрдә ниләр йөрткәнлекне
Күзгә карап аңлый алганнар бар.
Очкын чәчкән караш эчләрендә
Беркем дә тоймаган ялганнар бар.
Синең янда иңгә иңен терәп
Җаныңны аңламый барганнар бар.
Бер сөйләшеп, хыялыңны аңлап,
Канат куяр өчен калганнар бар.
Бик ерактан, йолдыз кебек балкып
Бик күпләргә маяк булганнар бар,
Тыйнак, сиздермичә безнең өчен
Яшәп, җанын фида кылганнар бар.
Бар! Бар!..
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев