Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Иҗат

Булмас димә, дөнья бу

3нче бүлек.

Лидия ханым авырый башлаганнан алып аның янында шәфкать туташы Светлана була. Ул аңа укол да, система да куя, урын җирен дә тәртиптә тота. Җылы көннәрне коляскага утыртып Лидияне бакчага да алып чыга. Бер ел эчендә Светлана йортта чын хуҗабикәгә әйләнә. Мансур Гилазович кайткан вакытка тәмле ризыклар пешкән, өй тәртипкә китерелгән, хатынына уколлар ясалган була.
Аерылган, баласы булмаган Светлана бу гаиләгә шундый ияләшә, Лидия ханымның хәле авырайган вакытларда ул аларда кунып ук кала. Ул шулай итеп гаилә әгъзасына әйләнә. Бик күп әрнүләр күргәч, Лидия ханым якты дөньядан китә. Әнисен соңгы юлга озатырга гына кайта кызы. Бу Мансур Гилазович өчен бик зур югалту була. Гомерлек тормыш иптәшен җирләгәннән соң ул эшеннән китә. Аның өчен тормышның мәгънәсе калмый.
-Миңа бүтән берни дә кирәкми. Берүземә пенсиям дә җитә, - ди. Ул үз эченә бикләнә. Кызы озак тормый, әнисен җирләүгә Англиягә китә. Улы белән килене бик еш килеп йөриләр. Вакытларын күбрәк әтиләре янында уздырырга тырышалар. Лидия ханым авырган елларда гаилә әгъзасына әйләнгән Светлана дилбегәне үз кулларына ала. Ул Мансурны бер минутка да үзен генә калдырмый.
Беренче вакытта ул кунарга үз фатирына кайтып йөри, ә бераздан бөтенләй Мансурлар өендә төпләнеп кала. Үзе дә иллене тутырып килгән хатын-кызга тагын ни кирәк. Мансур Гилазовичның байлыгы бар, үзе сабыр, тыныч холыклы. Аның зур пенсиясе, җыелган байлыгы Светланага рәхәтләнеп яшәргә җитәчәк. Төшенкелеккә бирелгән Мансур сүз әйтергә дә өлгерми, Светлана йортта хуҗабикә булып куя.
Беренче вакытта улы белән килене бик еш килеп йөрсәләр, тора бара төп йортка аларга юл ябыла. Тәртипле, тәрбияле, кеше күңеле калдырырга өйрәнмәгән Мансур ут кебек Светланага каршы бер сүз дә әйтә алмый. Хәзер гаиләдә Мансур түгел Светлана баш була. Бар нәрсә дә ул ничек әйтте шулай була. Ике елга якын Лидия ханымны тәрбияләгән шәфкатъ туташы Мансур Гаязовичның йомшак характерын чамалаган була. Башта үзенең әрсезлеген күрсәтми, ә загста ир белән хатын булып язылышып кайткач, бар нәрсәне дә үзенә ничек кирәк шулай эшли башлый.
Улы әтисен кызганса да, араларына керә алмый. Чөнки алар ир белән хатын. Ә йомшак характерлы Мансур Гилазович үзен Светлана алдында бурычлы итеп тоя. Чөнки ул аның яраткан хатыны Лидияне яшь баланы караган кебек карап торды.

Айшанур.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев