Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Иҗат

Чабуларын җилпи бичурача...

"Күңел чыңы" түгәрәге иҗат итүчесенең яңа шигыре.

Көззадә
Алтын көздә табам, бер- бер артлы,
Гомер иткән ханым чалымнарын.
Күрче, ничек тырышып чәчәк ата, 
Дөнья бизәп, һичбер талымламый.

Менә, кояш чыкты ялтыратып
Көззадәнең алтын муенсасын.
Октябрь бит инде, ә җиһанда 
Җәйнең парлы, җылы, саф һавасы.

Кинәт кенә елап алган була, 
Яшь кыздай, күкне болыт капласа.
Әнә, инде дулап узды яннан 
Чабуларын җилпеп бичурача. 

Ә бераздан итәк- җиңен җыяр, 
Гади авыл хатыныдай киенеп, 
Янбашына ике кулын куяр, 
Уңыш- табышын барлар сөенеп. 

Көненә мең төсмер алыр шулай, 
Берчак балкыр, кайчакта сүрелер.
Әмма бу яну, мондый уйнаклау, 
Балкыш- талпыныш соңгы түгелдер. 
Рүзия Камаева. 06.10.18

С.Мингатина фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев