Ялгыз йорт
Ильвир Нигъмәтҗанов, Күәм авылы.
Ялгыз йорт. Тик кыйшайган
түбә-коймалар.
Бар иде бит бу йортта да
шау-шулы чаклар.
Ялгыз йорт. Бала тавышы
анда, әйтерсең –
Тарих сеңдергән бүрәнә
чатный, күрәсең.
Ялгыз йорт. Аның эченә
күп серләр сыйган.
Тау башындагы йорт хәзер
буш булып калган.
Ник ялгыз ул? Нидә икән
моның серләре?
Җавабы бар – тарихта шул
аның эзләре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев