ИСӘН КАЛСАК... - Гөлүсә Батталова көн темасына шигырь язды
Иҗат

ИСӘН КАЛСАК... - Гөлүсә Батталова көн темасына шигырь язды

Көн темасына шигырь.

Бер биербез әле -
Мәйданнарда! Тәмам җилкенеп!
Җыелырлар кызык караучылар,
Күкләр иләгеннән иләнеп.

Исән калсак...
Кочакларбыз әле
Битлекләрен салган һәммәсен!
Адым ярым диеп үлчәмичә,
Чөеп ташлап курку ятьмәсен.

Исән калсак...
Вәгъдә бирешербез -
Яшик диеп, әйдә, үч итеп!
Рәнҗемәскә тәкъдир хөкеменә
Егылганда кайчак көч бетеп.

Исән калсак...
Онытмаска иде...
Без кояштан качкан бу язны...
Уяндык күк менә әле генә -
Давыл кысып алгач бугазны.

Исән калсак...
Инде... Элеккечә...
Булмас төсле дөнья күчәре.
...Бүген кабат төшкә кереп ята
Бер кайгысыз тормыш - КИЧӘГЕ...
31.03.2020
Гөлүсә Батталова
#шигырь
#гөлүсәбатталова
#коронавирус
#карантин
#пандемия

Ф.Кадимов фотосы


Нет комментариев