Истә әле...
Фирая Фәизова. Казан-Әтнә
Истә әле, әйе, һаман истә
Үткәннәрнең якты көннәре.
Онытылмаслык хәтирәләр белән
Сагындырмый икән кемнәрне?
Бар да булды, тик тиз узып китте,
Сизелми дә үткән ул еллар.
Ул елларга барып кайтсаң иде...
Тик ябылган хәзер ул юллар.
Күңелләрне әле дә чиртеп тора
Безнең яшьлегебез җырлары.
Яшь гомернең мәңге онытылмаслык
Йөрәк түрендәге моңнары.
Яшьлек бит ул, яшьлек бит ул
Яшьлек бит ул бер генә.
Яшь гомер күк чәчәк ата
Бакчадагы гөл генә,
Дип җырлаган чаклар үткән инде,
Әмма алар күңел түрендә.
Кайчакларда бергә җыелышып
Җырлыйсылар килә бүген дә.
Шул җырларны гармуннарда
Күпме җәйләр бергә җырладык.
Тик яшьлекне генә тотып калып
Булмаслыгын шул чак тоймадык.
Менә тагын бергә җыелганда
Искә төшә безнең шул җырлар.
Бәлки, әле бездән соң да шулай
Безнең кебек оныклар җырлар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев