Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Иҗат

Кемдер иртә килде, кемдер соңрак...

Яңа шигырь, укып карагыз әле.

Соңлаганнар сонатасы

Кемдер иртә килде, кемдер соңрак -
Җай булдымы әллә сайларга...
Без туганда кунык төшкән иде
Манарага кунган айларга.

Иртәләгән җаннар дала исен
Кирмән итеп үтте яуларны.
Соңгарганнар - без дә шунда инде -
Көтте һаман күктән яуганны.

Ә бит килгән иде бер сулыйсы
Бал ягылган хөрлек һавасын!
Идел аша озатылган икән -
Кайсы дәверләрдән табасың?

Соңга калган бичаралар беркөн
Уйлап тапты шомлы риваять:
Уйнаш икән сөю, ул кадәр үк
Дәһшәт түгел икән хыянәт!..

Тетрәп куйды дөнья. Манарадан
Ташланды күк җиргә горурлык.
Алкышлардан башны җуйган чакта
Аягүрә килеш егылдык.

Бозылдыкмы әллә үзебезне
Артык жәлләп, артык иркәләп?
Ахры, мәңге эчтән сызарбыз күк
Ник тумадык диеп иртәрәк.
22.11.2018
Гөлүсә Батталова

С. Мингатина фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев