"Хуҗа кайта..."
Райондашыбыз , "Күңел чыңы" түгәрәге әгъзасы Фәридә Хәсәнованың бүген гомер бәйрәме. Иҗат дөньясында кайнаган якташыбызның шигырен укып карагыз әле.
Әбием Шәкүрәнең туган авылы Купайга багышлана...
Әрнүеңме? Ыңгырашып җилләр иссә,
Авыр сулап утырасың ялгыз чакта.
Кемнәр серен үз эчеңә яшердең дә,
Кем алдында башың идең, урыс-капка?
Замананың кырыслыгы тез чүктергән,
Син саклаган нигез дә юк, авыл беткән...
Ярты гасыр элек микән, куеныңда
Асыл егет зифа ярын зарыгып көткән.
Нинди бизәк иде синдә? Кызыл? Зәңгәр?
Күгәрченме? Алчәчәкме? шаһитләр юк...
Өрәнгеләр кулы белән каплый сине
бу хурлыкка чыдый алмый, оялган күк.
Серле, шомлы, әллә җилле, әллә җенле
Ятимлектән ыңгыраша урыс-капка...
Җиргә ятып аунар иде, өмет кенә
колагына пышылдый күк: "Хуҗа кайта..."
16.08.2018 Фәридә Хәсәнова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев