"Кичə генə гашыйк булдым"
Шигырь сөючеләргә.
Майларымның гамьсезлеге
Жаннарыма ничек сыя?!
Мин һаман да нидер көтəм...
Шомырт инде чəчəк коя...
Яратулар-тоташ газап-
Мəхəббəттəн кемнəр туя?
Кичə генə гашыйк булдым-
Шомырт инде чəчəк коя...
Əле алда жəйлəр диеп,
Өметлəрем алдап куя.
Бəхет киткəн.Өлгермəдек.
Шомырт инде чəчкə коя...
Парə-парə йөрəгемнең
Жан жылысын жиллəр жыя.
Кадерлəрне белдекме соң?...
Шомырт инде чəчкə коя...
Гөлүсə Батталова
Фото: https://pixabay.com/ru/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев