Килде ул көн!
Гөлүсә Батталова, Күәм авылы
Исән калган хыялларны барлап,
Сагышларга өмет җебе саплап...
Килде ул көн!
Давыл тынды диеп юатулар...
Бизмәннәргә сыймас югалтулар...
Шуның өчен!
Ераккарак – йөрәккәрәк күчсен –
Хәтер җуйсын утлы дары исен...
Безгә бүген
Җиңү язын тоеп калу кирәк,
Шундый тансык, үзәк өзгеч бигрәк –
Килде ул көн!
Килде ул көн – күз яшьләре белән,
Якты сагыш белән өретелгән...
Җиңү сүзен
Ничә тапкыр ишетергә теләп,
Олы юлга карашларны төбәп...
Төбәп күзең...
Тыныч таңнар өчен урын түрдән,
Мәңгелеккә китсен безнең җирдән
Кайгы, үлем.
Кадерен белеп кенә саклар өчен,
Җиңү бөеклеген аклар өчен
Килде ул көн!
Килде ул көн!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев