Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Иҗат

Килер бер көн, мин дә картаермын...

Гөлфия Шиһапова, Олы Әтнә авылы

Килер бер көн, 
                         мин дә картаермын
Артыр инде маңгай сырларым. 
Бүгенгедәй очып-очып йөрмәм, 
Сызлар ул чак аяк -кулларым. 
Күзләремнән очкын чәчкән
                                                    көнем
Калсын балам йөрәк түрендә.
Мин гел шулай
                   шат күңелле булмам,
Картлык төсе булыр йөземдә. 
Тик шулай да 
                         җитсен иде көчем
Алтын картлыгымны күрергә. 
Оныкларны алып алларыма
Озын толымнарын үрергә. 
Шигырь дәфтәрләрен 
                               барлый-барлый,
Альбомнарны бергә карарга... 
Җитсен иде әле ул чак көчем
Яшәү дәрте белән янарга. 
Килер бер көн, 
                       мин дә картаермын
Бутап эндәшермен исмегез... 
Тик шулай да 
                        картайды бу, диеп
Авыр сүзләр әйтә күрмәгез! 
Төн йокыларымны йокламыйча
Гомерем буе сез дип яшәдем. 
Матур картлыгыма 
                                       аяк баскач
Булыгыз сез минем терәгем.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев