Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Иҗат

Күз яше

Беренче бүлек.

Замир белән Галия өйләнешкәч, шәһәргә күченеп киттеләр. Заманасы шундый иде. Бар яшьләр дә шәһәргә тартыла. Авылларда эш юк вакыт. Шулай итеп алар да шәһәр кешесе булып куйдылар. Икесе дә эшкә урнашты һәм фатир арендалап тора башладылар. Төп йортта әти-әниләре икәү генә яшәп калдылар.
Төпчек малалайларының да төп нигездән китеп баруы күңелләрен төшерсә дә, алар яшь гаиләгә каршы килмәде. Яшәп карасыннар. Моннан тыш, шәһәргә дә бары 70 чакрым гына иде. Ерак ара түгел, атна саен кайтып йөрерләр. Кирәк чакта әти-әниләре үзләре дә барып хәлләрен белә алачаклар.
Беренче вакытта яшьләр атна саен кайтып йөрде. Төп йорттагы бар эшне дә бергәләп эшләделәр. Әти-әниләре алтмыш өстендә булсалар да, мал-туарны бетермәделәр. Замир белән Галия дә авыл сөтен, маен, итен, бәрәңге-кишерен рәхәтләнеп ашадылар. Шулай итеп эшләгән хезмәт хаклары да әзрәк якка кала барды.
Җиде ел тирәсе кеше фатирында торгач, әти-әниләре белән киңәшләштеләр дә, яшьләр ипотекага фатир алырга булдылар. Кеше фатирына барыбер акча түләп торасы. Ә ипотекага шушы акчаны түләсәң, кайчандыр фатир барыбер үзләренеке булачак. Кызлары Алия дә беренче сыйныфка барачак. Яңа фатирны да мәктәп яныннан алырга уйладылар. Өлкәннәр балаларының фикерләрен хупладылар һәм хәлләреннән килгәндә булышачакларын да әйттеләр.
Хәлләреннән килгәндә мал-туарны да асрадылар, пенсияләреннән дә өлеш чыгарырга тырыштылар. Шулай бергәләп тырыша торгач, ипотеканы да түләп бетерделәр. Бу вакытта инде әти-әниләр дә картайган, терлек асрарлык хәлләре калмаган иде. Фатир үзләренеке булгач, Замир белән Галиянең дә төп йортка кайтулары сирәкләнде. Тормыш үз җае белән бара торды.
Җитмешне үзгач, әтиләренең дә сәламәтлеге какшый башлады. Башта район хастаханәсендә ятып чыкты. Хәле бераз яхшырган кебек булды. Бер айдан соң хәле тагын начарланып китте. Замир кайтып әти-әнисен шәһәргә алып китте. Шакир картны табибларга йөртте. Төгәл генә диагноз куя алмагач, онкология үзәгенә юллама бирделәр. Картны хастаханәгә салдылар. Тикшергәннән соң табиблар операция көнен билгеләде.

Айшанур.

Дәвамы бар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев