Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Иҗат

Күз яше

4 бүлек

Шәһәргә күченгәч, Асия карчыкның кан басымы бик еш уйный башлады. Ул күп вакытын үз бүлмәсендә үткәрә иде. Аннан бүлмәдән чыгып, комачаулап йөрисе дә килмәде. Килене ачык йөзен күрсәтергә тырышса да, аның бу хәлләрдән туйганлыгы йөзенә чыккан иде. Беренче вакытларда килене Галия ашарга пешерә һәм бергәләп утырып ашый иделәр. Төшке ашны да кайнанасына әзерләп калдыра иде. Ике айлап вакыт узгач, ул кайнанасына:
- Әни, минем эшем күп, эштән соң кайтам. Син безне көтеп торма, бөтен нәрсә дә суыткычта бар. Үзең дә пешереп ашый аласың.
Шулай итеп Асия карчык ашарга әкренләп үзе пешерә башлады. Оныгы укып кайта да, тагын чыгып китә. Чөнки кичке якта ул кафеда эшли иде. Әбисе янында утырырга аның да вакыты юк. Галия дә эштән соң кайта. Кайвакыт кичке ашны да ашап тормый, ята да йоклый иде. Карчык пешергәнне ашаучы булмагач, ул әзрәк пешерә башлады.
Беркөнне килене эштән күңелсез кайтты. Асия һәрвакыттагыча кичке ашны әзерләп куеп, аларны ашарга көтеп утыра иде.
- Әллә һаман ашамадыңмы? Кемне көтеп утырасың? – дип кычкырды ул кайнанасына. Карчык куркып калды, ни дип әйтергә дә белмәде.
- Ашарга пешергән инде имеш берәү. Плитәләрне, шкафларны пычратып бетергән, - дип бүлмәне җыештырырга тотынды Галия.
Карчык пешкән ашын да ашамыйча, дәшми генә бүлмәсенә кереп китте. Бик моңсу иде аңа. Үз балаларым дип уйласа да, килененең дә, оныгының да аңа карата бер җылылыгы да юк иде шул.
- Ии, улым Замир өйдә булса, бар да башкача булыр иде, - дип яшьләрен түкте карчык. Ләкин аның күз яшьләрен генә күрүче булмады.
Шушы хәлләрдән соң Асия бүлмәсеннән бөтенләй дә чыкмый башлады. Күп вакытын ул урын өстендә үткәрде. Галия ашарга чакырса гына чыга иде. Соңгы вакытта Галия кунарга кайтмаган көннәре дә ешайды. Ул, я бер дус хатынында, я берсендә кунып кала иде. Ире булмагач, дуслары да күбрәк ирсез хатыннар иде. Кызы да үз тормышы белән яшәде. Бер үк вакытта укыды да, эшләде дә. Әни белән кыз кайбер көнне бер-берсе белән күрешми дә иделәр.

Айшанур.

Дәвамы бар. 1 нче бүлекне http://atnya-rt.ru/news/iat/kuz-iase , 2 нче бүлекне http://atnya-rt.ru/news/iat/kuz-iase-1675863021 , 3 нче бүлек http://atnya-rt.ru/news/iat/kuz-iase-1675947203 сылтама буенча кереп укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев