Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Иҗат

Күз яше

5 нче бүлек.

Соңгы арада Замир белән Галиянең дә аралары суынган иде. Ул ире янына бармый башлады. Галия тормышында очраган авырлыкларны күтәрәсе килмәде. Ул үзен бер бәхетсез итеп хис итте.
- Ни өчен ул төрмәдә утырганда, мин аның әнисен тәрбияләргә тиеш? Ни өчен Азат һәм аның хатыны карамыйлар ялгыз карчыкны? Мин болай да бәхетсез. Өч елдан бирле тормышны берүзем тартам. Минем дә бәхетле буласым килә. Кеше җаен җайламыйча, үз тормышым белән яшисем килә, - дип үз-үзенә сукрана иде Галия.
Замир белән дә очрашуга бүтән бармады. Соңгы очрашуларында ул бөтен уйлаганын да әйтте.
- Мин арыдым, Замир, мондый тормыштан. Гомеремнең иң матур вакытын, авыру кайнана карап һәм төрмә юлын таптап үткәрәм. Мин бүтән болай яши алмыйм. Минем үзем өчен яшисем килә. Минем дә яшем бара бит инде. Илленче дистәне тутырып киләм. Мин синең яныңа бүтән килмим, шуны әйтергә генә килдем. Азатка шалтыратып әйтәм, әнине кайтып алсын. Минем бүтән түзәрлегем калмады, - дип кайтып китте.
Бу сүзләрнең ничек Замирның йөрәген әрнеткәнен ул аңламады. Галия киткәч, Замир үзен-үзе белештермичә йөрде. Ул нәрсә эшләргә дә белмәде. Чөнки төрмәдә килеш ул бер проблеманы да чишә алмый иде.
- Мәхәббәтең көчле булмаган икән, Галия. Авырлыклар алдында югалып калдың. Бераз гына калган иде бит. Тагын бер ел көтәргә түземлегең җитмәде. Мин берни дә эшли алмыйм. Сүзеңдә торып Азат кайтканчы әнине карасаң, шунысына бик риза булыр идем.
Галия Асияне үз өендә күрәсе килмәде. Бүлмәсендә генә утыручы карчык та аны туйдырган иде. Соңгы вакытта аның бөтенләй кайнанасы белән сөйләшәсе дә килмәде. Замир яныннан кайткач, ул Азатка шалтыратты.
- Кайт та, әниеңне алып кит. Мин аны бүтән өемдә тота алмыйм. Арыдым, - диде.
- Галия, март башы гына бит әле. Мин эшләремне тиз арада җайлап бетерергә тырышам. Алла боерса, апрель ахырына кайтып та җитәрмен. Зинһар, тагын бераз гына түз инде, - диде.
- Юк. Түземлегем калмады. Акчаң да кирәкми. Гафу ит, - диде дә Галия телефонны куйды.

Айшанур.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев