Көзләрдән яз көткән мәл
Иҗат

Көзләрдән яз көткән мәл

Укып карагыз әле.

Бик ашыгып килде көз яңгыры, 
Кара болытларын күпертеп. 
Җиңел киемнән, ялан баш торам 
Үксезләнеп, күктән ни көтеп? 
- Әй, син- яңгыр, кая ашыгасың? 
Бар да үтә, син дә китәрсең. 
Сирәкләрсең дә бит, минем генә 
Җелегемә кадәр үтәрсең...- 
Күтәрелеп бакмас кояшына 
Салкын кырау төшкән гөлләрем. 
Елап кошлар китәр илне ташлап, 
Төньягыннан исәр җилләре. 
Табигатьнең салкыны, карына,
Кышына да әзер бу мәле... 
Күңелемнең генә ( И, беркатлы!) 
Көзләрдән яз көткән көннәре. 
Рүзия Камаева,

19.09.18

С.Мингатина фотосы 


Нет комментариев