Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Иҗат

Могҗизалар төне

Шигырь яратучылар өчен.

Яңа ел ул - могҗизалар төне,
Мин дә нидер көтәм илереп.
Күк капусы кинәт ачылгандай,
Йөрәккәем тибә тилереп.

Нидер булачагын күңел сизә:
Шашкын хисләр ургый ярыннан.
Бәхет диңгезендә йөзәрмен күк,
Йөрәккәем янмас сагыштан.

Күктә якты йолдыз атылыр да,
Барлык теләкләрем үтәлер.
Караңгылык пәрдәләрен ачып,
Серле күзләр миңа төбәлер.

Гөлзадә Сафина,
18.12.18

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев