Тапталмасын дидем садә сөю...
Иҗат

Тапталмасын дидем садә сөю...

Яңа шигырь.

Кайтаваз
Аклык белән күмдем челтәр җанны
чәлпәрәмә хисне җыйдым да,
тапталмасын дидем садә сөю
хыял-җилбәзәкнең куйнында.
Йөрәгемә керттем зыкы суык,
өтеп алып хисем суытсын.
Яз җиленең алгысыткан назын
бозга әйләндереп сүрелтсен....
Акылымны хаким иттем бүген
хис тезгенен аңа тапшырдым.
Тышта буран улый-улый дулый-
кайтавазы чыккан “Йәсин”нең...
Сүрия Мингатина,
5 декабрь 2018

Фото: https://pixabay.com/


Нет комментариев