Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Иҗат

Әтәчләнмә, кабаланма!

яңа шигырь

АГАЧ КАШЫК

Әтәчләнмә, кабаланма,
Иртә бит чаң кагарга,
Паровоз алдыннан сиңа
Кирәк микән чабарга?

Үз үзеңне күккә чөеп, төк(е)рек чәчеп мактанма,
Чын татарга тыйнаклык хас, халык бар бит мактарга!

"Өстем бөтен, тамак тук" дип мәҗлес саен кикермә,
Авыз тулы кан булса да,
Адәм барда төкермә!

Ул гамәлең бер әйләнеп үз башыңа кунмасмы,
Халык түзем, тик шулай да
Сабыр-касә тулмасмы?

Күктә бары пәйгамбәрләр!
Очынма(ә)ле! Ашыкма !
Тормыш узе курсәтә ул,
Чүмечме син, кашыкмы?!

Марсель Шарапов.
7.12.2018.

С.Мингатина фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев