Туган ягым серле чәчәге
Эльвера Абдуллина-Байгазина
Туган ягым шундый гүзәл минем —
Ак чәчәккә урман күмелгән.
Умырзая ак керфеген ачып,
Кояш нурларына үрелгән.
Тирә-якта искитәрлек дөнья!
Умырзая иркә елмая.
Минем гомрем бигрәк кыска,диеп,
Әллә шуны уйлап моңая.
Салкын җирне, ап-ак карны тишеп
Умырзая шыта ашкынып.
Күңелләргә язлар ямен өсти
Һәм сула да шулай ашыгып.
Язлар гөле нинди нәфис, иркә!…
Шундый гади кебек күренә.
Күңел күзе белән бага алсаң,
Бәхет-шатлык бергә үрелә.
Туган якның сылу бер чәчәге
Җаннарыма илһам тарата.
Бигрәк сихри, серле булгангамы,
Өзелеп-өзелеп күңелем ярата.
Яз җилләре назлап исеп ала,
Иркә генә куя тирбәтеп.
Һәр таҗыннан аның моңнар тама,
Күңел кылларымны тибрәтеп.
Ак чәчәкнең гомерләре кыска —
Тәрәз төпләренә тезмәгез.
Исемнәре кызыл китапларда —
Бер сәбәпсез аны өзмәгез.
Мәңге сулмый,һаман чәчәк атып,
Гел үзенә генә каратып,
Гөрләп үссен иде умырзая,
Багар идек һәр көн яратып,
Торыр идек һәрчак җан атып.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев