Тырышларга ул бирә (Нәни шаяру)
Җәүдәт Фәйзрахманов, Кышлау авылы
Аллаһ бирсә, дибез һәрчак,
Шуны кабатлый күпләр.
Берни эш тә кырмый кайсы,
Көтеп ята бит күктән.
Аллаһ бирсә, дип әйтәбез,
Ник бирмәсен, Ул бирер,
Көч түгеп эшләүчеләрне
Кайчан да бер Ул күрер.
Эшләгәчтен уч тутырып
Алырлар акчасын да.
Киемгә, ашауга бетмәс,
Салырлар дачасын да.
Яңа йорт та торгызырлар,
Балалар да тук, бөтен,
Булганны һич тота белмәсәң –
Анысы да бик читен.
Алла бирсә, дип әйтәбез
Кемнәрнедер ул күрер,
Көч түккәнгә өеп-өеп
Һәммәсен дә Ул бирер.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев