Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Иҗат

Ул инде бөтенләй тилергән!

Яңа шигырь.

Каракөз

"И с каждой осенью я расцветаю вновь..." (А.С.Пушкин)

Каракөз... Ябылып дөньядан,
Каһвәгә тапшырам кәефем.
Ноктасы булмаган уйларның
Хәрефкә аерам хәрефен.

Каракөз... Мендәргә баш куеп,
Төшләрне сиплисе иде лә...
Чарасыз ялангач җанымны
Ничекләр мамыкка төрергә?!

Каракөз... Күкләрнең кургашы
Каныңа кич-иртә тамганда,
Ни мәгънә - үзеңнән качуың -
Ышанып юп-юка юрганга?!

Каракөз... Мендәре, каһвәсе -
Акылның калканы, имештер...
Мин - көчле, дигән дә кайчандыр
Бер үлеп алырга тиештер!

Каракөз... Сүз буар дөньяны:
Ул инде бөтенләй тилергән!
Мин шулай һәр көздә үләм дә
Һәр көздә яңадан тереләм!
05.11.2018.
Гөлүсә Батталова

С.Мингатина фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев