Унсигез дә түгел, егерме дә...
Фәридә Хәсәнова
Унсигез дә түгел, егерме дә...
Җиттем бугай гомерем уртасына.
Тик бөтенләй ышанасы килми,
Чаптар атның бер көн туктасына.
Яшәгән дә кебек түгел әле,
Йөреләсе юллар көтә алда.
Хәерлесе генә булсын, диям,
Мин ышанам юлның уңасына.
Мин ышанам кирәк булуыма,
Күңел җылым җитә барсына.
Әле алда куйган максатлар бар,
Үтәлсеннәр иде барысы да.
Үстерәсе гөлләр, туар җырлар,
Дәфтәр тутырып шигырь язасы.
Абынмыйча һәм дә сөртенмичә
Хыялларга каршы барасы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев