Халкым- җиңүче!
Айгөл Баһавиева, Күәм авывлы
Әгәр Тукай бүген исән булса,
Әйтер иде сөйгән халкына,
Нәкъ менә сез мине өйрәттегез
Маяк булып җирдә балкырга.
Сез - Апушны бөек Тукай итеп,
Гасырларга кадәр илтүче.
Телем исән, халкым һаман көчле,
Халкым зур ул, халкым – җиңүче!
Буыннарны буыннарга ялгап,
Татарбыз, дип һаман янасыз.
Гасыр саен яңа Тукай туа,
Димәк яши, Тукай агагыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев