Язга илтәм!.. 
Иҗат

Язга илтәм!.. 

Шигырь сөючеләргә.

Салкын кышның зәһәр җиле 
үтте инде җанга туры, 
әрсезләнеп сүтте 
хуҗа булып уйларымны. 
Һәм өшетте баш бирмәгән 
синле-синсез хисләремне: 
әрдәнәләп өеп, мөһер сукты, 
ялгышып та кагылмаслык итте. 
Азсынды күк бу җәзаны: 
эремәсен, диптер ахры, 
боз сарае салып куйды. 
Ябып куйды. 
Карап тора бик канәгать - 
шыксыз үзе... 
Тоткынлыкта - нәни бер хис 
бәргәләнә, 
әйтерсең лә, шыткан бөре. 
Җылым өрәм, 
өшетмичә язга илтү - 
вөҗүдемнең бар тәгъбире... 
Сүрия Мингатина, 
14.02.2019

Автор фотосы


Нет комментариев