Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Иҗат

Җылынасы килә! 

Шигырь яратучылар, сезнең өчен.

Кояш көтәм. Җаным өши бүген... 
Боз сараен тишеп үтәр бер нур кирәк. 
Шул бер телем җылы җитәр кебек, 
өметсездән өмет өзгән йөрәк. 
Туңам бүген. Ике йөзле җиһан кыса, 
сулышымны алалмыйча тынам. 
Мең кат энә кадалганда дәшелмәгән... 
Түземлекнең соңгы кабы – 
тавыш кына сына. 
Кычкырасы килә: 
өзгәләнү бары авазлардан тора. 
Бар да йоклый мәрткә киткән кебек – 
уятасы ничек?! Уйлатасы... 
Бер сыныкка кулын сузган ана... 
Шифа кирәк тагын сабый җанга... - 
бер алманы унга бүлә халкым, 
сабыр төбе генә күпме алтын?! 
Меңне телгән сорауларга җавап эзлим. 
Гавәм телсез. Сазлык – төпсез. 
Таңны көтә һәр төн. 
Өмет итә һәр көн... 
Чоңгылларны киптеререлек 
Кояш көтә һәркем. 
Җылынасы килә!... 
Сүрия Мингатина, 
2.03.2019

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев