Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Язмыш.Тормыш. Гыйбрәт.

«Иремне авыру, дип уйлаган идем...»

«Аңа тәрбияче ялладым, үзем көн-төн эшләдем».

"Хәерле көннәр! Мин дә үзем турында язарга булдым.

"Ирем белән 3 ел элек өйләнештек, аның фатирында яшәдек, бала юк. Ирем авариягэ эләгеп, аягын имгәтеп, урын-җир өстенә калды. Безгә 28 яшь, Мәктәптән башлап бергә. Мин аны бу хәлендә ташламадым, сиделка яллап, узем ике эштә эшләдем. Дәвалауга, даруларга, квартплатага, ашарга акча җитмәү сәбәпле. Гаиләне туендыру да тулысынча минем өскә калды. Табиб дәвалаганнан соң аягына басачак, диде, шуңа да тырыштым инде.

Беркөн эштән иртәрәк бушадым да өйгә кайттым. Сиделка ялангач моның өстендә… Мин моны күреп күзем акайды. Менә сиңа авыру ир! Минем хәлемне әйтеп кенә аңлатып булмый иде. Үз башына төшкән кеше генә моны аңлар. Мин боларны тоттым. Ирнең аягы айдан артык йөри икән инде! Ә бу сиделка белән рәхәтләнеп, мин алып кайтканны ашап, ял итеп ята булып чыкты. Ә мин көн-төн, ялсыз, акча эшлим. Ирне аякка бастырырга тырышам, ашатам, эчертәм, тәрбиялим, сиделкага түлим.

Бу хәлдән соң ул миңа: "Мин сине күптән яратмыйм, кит, аерылам", - диде. Мин фатир снимать итеп киттем, аерылдык. Бик тә авыр булды, мине мыскыл итүе, ялганлавы… Әмма бу хәл минем күземне дөньяга ачты дисәм дә була. Күпме мине алдап яшәгән булыр иде икән дип, уйлыйм кайчак. Кеше рәтенә керүләре бик авыр буды.

Еллар узгач, көннәрдән бер көнне эштән чыкканда урамда чәчәкләр күтәреп ирем пәйда булды. Маңкасын агызып тагын мине эзләп килгән бу. "Сиделка аферист булды, мине нидер эчертеп синнән аерды, фатирны да үзенә яздыртты", - дип сөйли. Эчтән генә минем күз яшьләрем төшкәндер, дип уйлап куйдым. "Син миңа дәваланырга акча биреп тор инде", - ди әле оятсыз. Теге вакыттагы җүләр дип уйлап килгәндер инде. Бирер тагын дип. Бу ирнең оятсызлыгына исләрең китәр. "Күземә күренәсе булма!" - дип акырып кудым моны.
Менә сезгә тагын бер тормыш вакыйгасы. Нинди фикерләр язып үтәрсез?"

Кызыл таң

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев