Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Хәбәрләр

1 апрельдән районда санитар-чистарту икеайлыгы старт ала

Бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәсендә Татарстан экология министры Азат Җиһаншин республикада 1 апрельдән санитар-экологик икеайлык старт алуы турында һәм «Экологик иминлек» милли проекты турында сөйләде.

Гадәттәгечә, Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча, икеайлык 1 апрельдә старт ала. Ике айлык кысаларында Табигатьне саклау ведомстволары һәм муниципаль районнар көчәйтелгән эш режимына күчәләр. Эшчәнлекнең төп юнәлешләре санкцияләнмәгән чүплекләрне бетерүне, җәмәгать урыннарын төзекләндерүне һәм экологик бозуларны кисәтүне үз эченә ала.
"Икеайлык – ул безнең уртак масштаблы эшебез. Төп бурыч-9 майга мемориаль комплексларга һәм һәйкәлләргә игътибар биреп, республиканы тәртипкә китерү, бу Татарстанда хәрби һәм хезмәт батырлыгы елында аеруча мөһим", - дип билгеләде Азат Җиһаншин.
Узган ел икеайлык кысаларында күзәтчелек ведомстволары тарафыннан 3890 хокук бозу очрагы ачыкланган, шул исәптән 1362 санкцияләнмәгән чүплек. Хокук бозучыларга карата 6,4 млн сумлык административ йогынты чаралары кулланылган. Өмәләрдә 350 мең кеше катнашты, 8,5 мең берәмлек техника эшкә җигелде, полигоннарга 340 мең кубометр чамасы калдык чыгарылды.
Татарстанлылар чүплекләрне бетерүдә генә түгел, рөхсәтсез калдыклар урнаштыру урыннарын ачыклауда да актив. Республика иҗтимагый экологик кабул итү бүлмәсенә 2026 елның беренче өч аенда гына да 500дән артык мөрәҗәгать кергән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев