10 ноябрь – Россия Федерациясе Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне
Бәйрәм көне уңаеннан «Бердәм Россия Яшь гвардиясе»нең Әтнә җирле бүлеге җитәкчесе Саттарова Лилия Марс кызы Россия Федерациясе Эчке эшләр органнары хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.
Эчке эшләр органнарының барлык бүлекчәләрендә хезмәт куючыларга авыр, әмма олы ихтирамга лаек хезмәтләрендә уңышлар, ныклы сәламәтлек, рух ныклыгы теләп калабыз.
Сезнең көндәлек хезмәтегез җәмәгать тәртибен саклауга, җинаятьчелеккә каршы көрәшкә һәм гражданнарның хокукларын яклауга юнәлтелгән. Бу бик җаваплы һәм кирәкле эш, ул сездән югары профессионализм, батырлык һәм намуслылык таләп итә.
Сезнең фидакарь хезмәтегез нәтиҗәсендә Әтнә районында тынычлык һәм иминлек саклана. Халык сезгә ышана һәм сезнең ярдәмегезгә өметләнә. Сез һәрвакыт вакыйгалар үзәгендә буласыз, кешеләрнең кайгы-шатлыкларын уртаклашасыз, кирәк вакытта ярдәм кулы сузасыз.
Сезнең хезмәтегез – илебезнең иминлеге һәм халкыбызның тынычлыгы өчен зур өлеш. Бәйрәмегез мөбарәк булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев