Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Хәбәрләр

12 апрель - Космонавтика көне

Шул уңайдан, Әтнә район мәдәният йорты методистлары Әтнә гомуми белем бирү мәктәбенең2В сыйныф укучыларына «Галәмгә сәяхәт» дип исемләнгән күңелле чара уздырдылар.

 "Ракета очыру" исемле осталык дәресе үткәрделәр. Укучылар йолдызлар, планеталар иленең серле дөньясына чумдылар, кызыклы сорауларга җаваплар эзләделәр.

Юрий Гагарин турында мәгълүматлар белән таныштылар. Сәяхәтләре галәмгә " Ракета очу" белән тәмамланды.

Укучылар үз куллары белән төсле картоннардан галәм киңлекләренә "ракета очырдылар".

Осталык дәресендә үз куллары белән ясаган эшләнмәләрдән дә бик канәгать булып шатланып калдылар, тагын күңелле чаралар белән килүебезне үтенеп саубуллаштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев