12 ноябрь – песнәкләр көне
Күәм урта мәктәбендә бу экологик датаны - «Ашыт»дәүләт табигать тыюлыгы хезмәткәрләре белән бергә билгеләп үттеләр.
Башлангыч сыйныф укучылары песнәкләр турында шигырьләр әзерләделәр. Шагыйрә Гөлүсә Батталова язган 2 нче сыйныф укучыларының песнәкләргә багышланган шигырен укуы аеруча истә калырлык булды.
Тыюлык хезмәткәрләре Гөлнара Ильясовна һәм Талия Тәлгать кызы "песнәк" аппликациясе ясау буенча мастер-класс үткәрделәр. Бу эштә аларга безнең мәктәпнең алдынгылар хәрәкәте активистлары ярдәм итте.
Песнәк көненә башлангыч мәктәп укучылары җимлекләр ясадылар һәм кошларга азык әзерләделәр. Иң яхшы җимлекләр ясаган укучыларны грамоталар белән бүләкләделәр. Аннары укучылар җимлекләрен мәктәп янына элеп куйдылар.
Тәрбия буенча директор киңәшчесе Айсылу Гыйззәтова хәбәр итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев