Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

14 июль – Россия почтасы көне

2024 елның икенче яртыеллыгына нәтиҗә ясадык.

Бу яртыеллыкта газетага язылу бик авырлык белән барды.

Әмма икенче яртыеллыкка нәтиҗә ясап, почтальоннарыбызга әнә шулай дип әйтәсе килә. Авырлыкларга килгәндә, аңлыйсыздыр, бу проблема, беренче чиратта, почтага бәйле. Үзеннән-үзе ни өчен дигән сорау туа. Таяк ике башлы булган кебек, бу сорауга җавап та икәү.

Беренче сәбәп – почтаның үз хәле дә мөшкел булу, аның проблемалар эчендә кайнавы белән бәйле бугай.

Бүгенге көндә почтаны ясалма рәвештә бетерү бара кебек. Хәзер почтальон мескен, беренче планга товар сатуны куйды. Газетада эше юк аның. Менә шундый чынбарлык алдына чыгарып бастырдылар аны да, безне дә. Өстәвенә, почтальон ниндидер сәбәп белән эштән китәргә мәҗбүр булса, аның штатын ук кыскарталар. Әлбәттә, “акыллы башлар” моның кирәклеген базар шартларына җайлашу, илнең икътисадына яраклашу һәм тагын әллә нинди сәбәпләр табып дәлиллиләр. Әмма дөреслек шул – почтаны бетерү вакытлы матбугатка да, әллә нигә бер элекке гадәт буенча хат язучыларга да, посылка салучыларга һәм алучыларга да бәрә. Уйласаң, ис китә: хәтта Бөек Ватан сугышы чорында да ялт итеп эшләп торган почтаны да бетереп була икән. Шул сәбәпле, кайбер авылларда газетабызга альтернатив рәвештә язылуны да башлап карадык. “Безгә дә шулай өләшә алмыйсызмы?” – диючеләр шактый. Бөтен район почтальоннары өләшкән газетаны үзебез язып, үзебез үк халыкка таратып йөрүне реаль дип саныйсызмы?

Икенче сәбәп, почта бүлекләре эшчәнлегендә чагылыш таба. Түбәндәге мәгълүматлар аларның үзләреннән алынды. Күз салыгыз әле.

Беренче багана – почта бүлеге, икенчесе – бу яртыеллыкта газетабызга язылу (саннарда), өченче – узган яртыеллыкта газетага язылу (саннарда), дүртенче – ике яртыеллыкны чагыштыргач килеп чыккан үтәлеш (процентларда)

Бәрәскә 112 103 109

Күчмә бүлек 174 175 99

Күәм 151 165 91,5

Комыргуҗа 53 60 88,3

Түбән Көек 46 57 80,7

Олы Әтнә 235 306 77

Күлле Киме 58 85 68

Тулырак газета битләреннән укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев