Әтнә шахматчыларының Сабадагы уңышы
Сабада Россиянең һәм Татарстанның атказанган урманчысы Нургали Минихановка багышланган яшүсмерләр һәм өлкәннәр арасында узган шахмат бәйгесеннән районыбыз шахматчылары командасы зур уңышка ирешеп кайтты.
Балалар арасында 2015 елгы кызлар арасында Мәдина Гиниятуллина 1 урын алды. Шунысы сокландырды, өченче сыйныф укучысы Балтачның көчле саналган чемпион кызын да отып, 7 уенда 7 балл туплады. Ветеран хатын-кызлар арасында Әлфия Закирова 1 урын яулады. КМСлар (Кандидат в мастера спорта) арасында 2 урынга Ирек Сабиров лаек булды. 18-55 яшьлек хатын-кызлар арасында Лилия Хәйретдинова 3 урын алды. Бер үк вакытта ул команданың тренеры да иде. Калганнар да бик матур нәтиҗәләр күрсәттеләр. Балалардан Инсаф Галиев, Самат Шәрәфиев, Нариман Исхаков, Зәлия Мәүлетдинова, зурлардан Марат Әхәтов яхшы, эчтәлекле уеннар белән сөендерделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев