Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

2020 елда Әтнәдә узган зур чара

2020 елда Әтнә районы Татарстан флагын кабул итте.

Флагны "Туган як" паркында район башлыгы Габделәхәт Хәкимов һәм Дәүләт думасы депутаты Ирек Гыйльметдинов кабул итеп алды. Бәйрәм тантанасына җыелган халык флагны алкышлар белән каршылады.

ТАССРның оешуына 100 ел тулу уңаеннан символик флаг республикабызның барлык шәһәр һәм район үзәкләрендә булып узды. Ул булган һәр җирдә аңа шул җирлекне гәүдәләндергән билге беркетелде. Әтнәбез гербын Татарстан флагына район башлыгы үзе беркетте.

Бәйрәм тантанасы районыбызның таланлты яшьләре, сәнгать мәктәбе укучыларының чыгышлары белән үрелеп барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев