Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

2024 елда торакка салым артачак

Күчемсез милек объектларын кадастр бәяләүне тәмамлау торакка салымны арттыруга китерәчәк, дип сөйләде «Прайм» агентлыгына Россиянең атказанган юристы Иван Соловьев, дип яза РИА Новости.

Ул искә төшергәнчә, кадастр бәясе базар бәясе белән бер үк түгел һәм параметрлар җыелмасы буенча исәпләнә. «Яңадан исәпләү мәгълүматлары милеккә салымны исәпләгәндә 2024 елда ук кулланылачак. Шуңа күрә салымны 2025 елның декабренә кадәр түләргә кирәк булачак», - дип аңлатты Соловьев.

Хәзерге вакытта күчемсез милеккә салым күпчелек очракта кадастр бәясенең 0,1 процентын тәшкил итә. 2 процентын 300 миллион сумлык элиталы объектлар хуҗалары гына түли. Көтелмәгән хәлләр булмасын өчен, яңа кадастр бәясен алдан ук белү яхшырак. Закон буенча салым бер мизгелдә 10 проценттан артып китә алмый. Шулай да, аны бюджетта алдан планлаштыру яхшырак, дип нәтиҗә ясады юрист.

Татар информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев