Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

2024 елның 29-31 гыйнварында АПК казанышларының VI махсуслаштырылган авыл хуҗалыгы күргәзмәсе - «ТатАгроЭкспо» 2024 узачак

2024 елның 29-31 гыйнварында АПК казанышларының VI махсуслаштырылган авыл хуҗалыгы күргәзмәсе - «ТатАгроЭкспо» 2024 узачак .

Өч көн дәвамында  Россиянең төрле төбәкләреннән 200дән артык компания 25 мең квадрат метр мәйданда үз продукциясен, нәтиҗәле игенчелек һәм терлекчелек өчен технологияләр һәм төрле чишелешләр  күрсәтәчәк. Чараның төп идеясе   Россия агросәнәгать комплексының барлык вәкилләрен үзара аралашу, тәҗрибә уртаклашу һәм предприятиеләрнең казанышларын күрсәтү өчен берләштерүдән гыйбарәт.
Гадәттәгечә, күргәзмәнең эшлекле программасы АПКның барлык төп юнәлешләрен колачлый.
Эшлекле программаның төп вакыйгасы - Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышы, ул  30 гыйнварда узачак. 
«ТатАгроЭкспо» күргәзмәсе авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең, фән, бизнес һәм тармак министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләренең нәтиҗәле аралашуы, алдынгы тәҗрибә уртаклашу һәм агросәнәгать комплексы белгечләренең һөнәри дәрәҗәсен күтәрү, потенциаль партнерлар белән рәсми сөйләшүләр алып бару һәм яңа проектларны  презентацияләү  өчен уңай мәйданчык булачак. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев