Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

2025 елда балаларга нинди пособиеләр булачак?

Россиядә 2025 елда 17 яшькә кадәрге балалар өчен пособиеләр артачак, дип сөйләгән NEWS.ru интернет басмасына Федерация Советы әгъзасы Ольга Епифанова.

Сенатор шулай ук бала карау буенча түләүләр ел ярымга кадәр арттырылачак, дип ассызыклаган. Аның сүзләренә караганда, гыйнвардан бу минималь пособие 9227 сум тәшкил итәчәк.

2025 елда төрле яшьтәге балаларга кайбер пособиеләр үсәчәк. Яшь ярымга кадәрге бала карау буенча пособие арттырылырга тиеш. Киләсе елның гыйнварында ул ким дигәндә 9227 сум тәшкил итәчәк, 1 февральдән — 9900 сум. Пособиенең максималь күләме аена 68 996 сумга кадәр артачак,  дип аңлаткан Епифанова.

Ул билгеләп үткәнчә, минималь хезмәт хакы арту аркасында йөклелек буенча пособиеләр дә үсәчәк. Минималь түләү 140 көнгә 103 285 сум тәшкил итәчәк. Аның сүзләренә караганда, бала туганда бер тапкыр бирелә торган пособие суммасы гыйнварда 24 604 сумга, ә февральдә 26 400 сумга кадәр артачак.

Чакырылыш буенча хәрби хезмәт узучы хәрбиләрнең балаларына тиешле айлык пособие дә яңартылачак. Гыйнварда ул 16 698 сум тәшкил итәчәк, 1 февральдән — 17 917 сум. Моннан тыш, аз керемле гаиләләр өчен балалар пособиеләре дә артачак. 17 яшькә кадәрге балигъ булмаган балалар өчен пособие аена 8600 сум, өч яшькә кадәрге балага ай саен 17 201 сум түләү планлаштырыла.

Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев